Яр Чаллының "Доверие" комплекслы үзәгендә "Йортка - бәйрәм" дигән проект буенча эшлиләр

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Яр Чаллының "Доверие" комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр  "Йортка - бәйрәм" дигән проект буенча эшлиләр. Алар авылларда яшәүче карамактагы гражданнарның өйләренә килеп бәйрәмнәр уздыралар.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан да  үзәк хезмәткәрләре яшүсмерләр белән бергә өлкәннәр янына килеп, аларны бәйрәм белән котлаганнар. Очрашу җанлы әңгәмә, альбомнардан иске фотоларны карау, армия вакытларын искә төшерү белән бергә үрелеп барган.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый очрашулар патриотик хисләр тәрбияли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International