Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәгендә Россиянең бөек полководецларын искә алганнар

2015 елның 20 феврале, җомга
Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге белгечләре 107 нче һөнәри училищеда  Россиянең бөек полководецлары темасына очрашу уздырганнар. Бу көнне полководец Рокосовский турында сүз барган.
Белгечләр сүзләренә караганда, 23 нче февраль бәйрәме, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулган көн якынлашкан саен яшьләрнең сугыш чорлары вакыйгаларына карата игътибары арта бара. Кызыксыну зуррак булган саен ил тарихын да күбрәк өйрәнә алар. Бу очрашудан соң Рокосовский аларның  күңеленә   бөек гаскәр башлыгы, стратег һәм тактик, намуслы, сүзендә торган кеше булып кереп калган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International