Социаль приютларда тәрбияләнүче балалар Ватанны саклаучылар көне багышланган ярышларда катнашканнар

2015 елның 20 феврале, җомга
Менделеевскиның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен  социаль приютында "Без - булачак  Ватанны  саклаучылар" дигән чара узган.
Бәйрәмнең кунаклары Менделеевски районы башкарма комитеты җитәкчесе  Константин Макаров, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, социаль яклау бүлеге башлыгы Әлфия Салаватуллина булган. Шулай ук конкурста катнашу өчен Алабуганың "Яңа йорт"  социаль приюты карамагындагы балалар һәм педагоглар да килгән.
Командалар патриотик темага визиткалар әзерләгәннәр, командалар арасында эстафетада катнашканнар.
Кунаклар әлеге чараның югары дәрәҗәдә әзерлеген билгеләгәннәр һәм приют коллективына  матур кичә өчен рәхмәт белдергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International