ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Мамадышка эшлекле визит белән ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килгән. Ул  Мамадышның "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дә булып киткән.
Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында киңәшмә булып узды.  Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре  катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 12 нче февральдән 20 нче февральгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 1 төркемле, 2 авыр һәм 2 үлем белән тәмамланган  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Бүген Балтач районында "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узган. 
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Чистайның "Салават күпере" үзәгендә берничә чара узган. Үзәктә белгечләр тарафыннан "Иң-иңе" дигән конкурс уздырылган.
Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет" үзәге белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән берлектә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәргәннәр.
Арчаның  "Исток надежды" үзәгендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Рыцарьлар турниры" узган. Ике командага бүленеп, балалар төрле конкурсларда катнашканнар: "Үзең турында сөйлә", "Максатка иреш", "Кем тизрәк сәдәп тага", "Борщ өчен яшелчәләр сайла" һ.б.
Менделеевск районы "Кама таңнары" приютының мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә  "Дөнья матур, шуны бел" дигән проектны тормышка ашыру дәвам итә.
Шушы көннәрдә кадетлар арасында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча республикакүләм спартакиада булып узган. Бу көнне "ТР ветераннар союзы" республика ветераннар иҗтимагый оешмасының күчеп торучы кубогы уйнатылган.
Шушы көннәрдә Сарман районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  "Бөек Җиңү солдатлары" дигән акция узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International