Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада 10 предприятие вәкилләре катнашкан. Алар арасында: 67 нче балалар бакчасы, төзелеш материаллары комбинаты, "АС-Кама", "Удаленная торговля" ҖЧҖ һ.б. предприятие вәкилләре булган.
Эш эзләүчеләргә төркем җитәкчесе, менеджер, укчы, ветеринар, азык-төлек сатучы, җыештыручы һ.б. эш урыннары тәкъдим ителгән.
Ярминкәгә 204 кеше килгән, шуларның 11нә эш урыннарына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International