Норлат районы "Гармония" үзәге карамагындагы Антонида Серова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк

2015 елның 20 феврале, җомга
Шушы көннәрдә Норлат районы "Гармония" үзәге карамагындагы Антонида Серова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Белгечләр сүзләренә караганда,  бер гасыр яшәү һәм гомереңнең һәр мизгелен истә тоту, тирә-юньгә соклану, тормышны ярату - Антонида Петровна өчен бу гадәти хәл. Ул әле дә энергия һәм оптимизм тулы.
Аның гасырлык тормыш юлы авыр булган. Антонида Петровна 1915 нче елда Октябрьск районы Иске Әлмәт авылында туган. Кияүгә чыккан, 5 бала тапкан.  Сугыш елларында  умарталыкта умартачы булып эшләгән. Аннан соң күмәк хуҗалыкта бригадир булып эшләгән, җир сукалаган, басулардан икмәк җыйган. Ачлык, сугыш, югалтулар аша узган. 3 баласын югалткан. Әмма ничек кенә булмасын, авырлыклар аны сындыра алмаган. Ул әле дә яшәү, оныклары, балаларына файдалы булу теләге белән яши. Иң мөһиме, аның күзләре, элеккечә, мәрхәмәт һәм нур чәчеп тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International