ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә дәвалану узучы балалар тозлы камыр белән эшлиләр. Белгечләр тарафыннан "Минем хыялдагы йорт" дигән дәрес уздырылган. 
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Доверие" үзәгендә атналык җыелыш узган.
Бүген Зәй районы "Радость" комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Чиста йорт" дигән акция уздырылган.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге кичә Чистайда вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырган. Әлеге чарада Казанның 5 предприятиесе катнашкан.
Балтач мәдәният үзәгендә татар филармониясе сәхнә ветераннары “Илһамият” клубы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел...” дип исемләнгән ретро-концерт тәкъдим итте.
Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. 
Биектау районы "Өмет" үзәге белгечләре "Чулпан" ландшафт профильле дәүләт төбәк табигый заказнигы белән берлектә   "Бала хокуклары" дигән арт-акция уздырганнар.
Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приютында "Сәламәт булу яхшы!" дигән  Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара уздырылган. 
"2011-2015 нче елларга Татарстан Республикасында халыкның наркотиклашуын кисәтү" дигән республика максатчан программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Елена Нуруллина наркоманиягә каршы чара уздырган.
Җиңү көне уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы яшүсмерләр Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тюкин янына барганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International