Түбән Каманың "Веста" үзәгендә наркоманиягә каршы чара узган
2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
"2011-2015 нче елларга Татарстан Республикасында халыкның наркотиклашуын кисәтү" дигән республика максатчан программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Елена Нуруллина наркоманиягә каршы чара уздырган.
17 бала катнашында узган бу чара саф һавада узган. Башта балалар белән табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү узган. Аннан соң балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда катнашканнар.