Чистайда вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге кичә Чистайда вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырган. Әлеге чарада Казанның 5 предприятиесе катнашкан.
Ярминкәгә килүчеләргә 14574 вакансия тәкъдим ителгән. Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән белешмәләр алу мөмкинлеге дә булдырылган. "Россиядә эш" дигән мәгълүмат порталы да эшләгән.
Ярминкәгә 287 кеше килгән. Шуларның 17сенә эш урыннарына юлламалар тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International