Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы яшүсмерләр ветеран янына барганнар

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Җиңү көне уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы яшүсмерләр Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тюкин янына барганнар. Аны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырганнар.
Михаил Сергеевич балаларга Бөек Ватан сугышында катнашуы турында сөйләгән. Ә балалар үзләренең кызыксынулары хакында бәян иткәннәр. Ахырда ветеранга рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, озын гомер теләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International