ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга

10 апрель Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында дәүләт органнары хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү мәсьәләләре турында фикер алышу узды.

Балаларга Россиядә пасха бәйрәм итү, рус халык гореф-гадәтләре турында сөйләгәннәр.
Алабуганың "Доверие" үзәге белгечләре яңа социаль проектны тормышка ашыралар. Ул анти-кафе "7я" дип атала. Бу гадәти кафеларга бик яхшы альтернатива, ди белгечләр.
Тукай районы "Шәфкать" комплекслы үзәгендә "куркынычсызлык һәм балалар" дигән интерактив чара узган. Биредә төрле категориягә караучы гаиләләрдән 18 балигъ булмаган яшүсмер катнашкан.
Бүген, 13.00 сәгатьтә,  Министрлык тарафыннан фашист концлагерьләре тоткыннарын азат итүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чара уздырыла. Чара Казанның Вахитов районында урнашкан 80 нче татар-рус мәктәбендә үтә.
Шушы көннәрдә Зәй районының "Радость" үзәгендә ветераннар өчен тантаналы чара узган. Алар каршында сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова чыгыш ясаган.
Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен арттыру һәм формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча эш барышы" темасына зональ киңәшмә узды.
Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм күзәтчесезлеген кисәтү максатыннан Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре 8-12 яшьлек 25 бала өчен "Җәлил" кинотеатрына баруны оештырганнар. 
Лаеш тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар Космонавтика көненә багышланган чарада катнашканнар.
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә балаларга мәрхәмәтсез карашны кисәтү һәм халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көнен билгеләү максатыннан "Ничек мөстәкыйль булырга?" дигән чара узган.  Чараның максаты  яшүсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләрне арт-терапия ысуллары аша билгеләүдән гыйбарәт булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International