Биектау районы "Өмет" үзәгендә "Бала хокуклары" дигән арт-акция уздырганнар

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Биектау районы "Өмет" үзәге белгечләре "Чулпан" ландшафт профильле дәүләт төбәк табигый заказнигы белән берлектә   "Бала хокуклары" дигән арт-акция уздырганнар. Акциянең максаты социаль адаптациядә кыенлыклары булган балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаудан гыйбарәт булган. Арт-объектның форматын уйлаганда  белгечләр аның актуальлегенә һәм әһәмиятлегенә таянганнар. Нәтиҗәдә, сырчык оялары аллеясы булдырырга карар кылганнар. Сыерчык оялары исә Әлдермеш урта мәктәбе укучылары, шулай ук Казанда узган иң яхшы сыерчык ояларына конкурста җиңүчеләр кулы белән ясалган.
Чара "Чулпан" заказнигы территориясендә узган. Бу аллея һәркемнең күңеленә бик хуш килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International