Балтач мәдәният үзәгендә татар филармониясе сәхнә ветераннары “Илһамият” клубы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел...” дип исемләнгән ретро-концерт тәкъдим итте. Филармония артистларыннан концертны алып баручы юмор остасы, күпсанлы җырлар авторы Алмаз Хәмзин, Искәндәр Биктаһиров, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинант Фәтхи, Флёра Сөләйманова һәм композитор, баянчы Азат Хәлимов белән беррәттән райондашларыбыз Җәмилә Сибгатуллина белән Мәгъмүрә Хөрмәтуллина да чыгыш ясады.