ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Шушы көннәрдә  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге ТР Милли музее белән берлектә мөмкинлекләре чикле, шулай ук имин булмаган, күп балалы гаиләләрдәге балаларны  Казанның "Сувар" кионтеатрына алып  барганнар.

Бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Э.Серебрякованы  ТР Хөкүмәтенең "Сыйфат өчен" конкурсы кысаларында бүләкләделәр. Аның кандидатурасы район башлыгы М.Зыятдинов тарафыннан тәкъдим ителгән булган.
Буаның "Гармония" үзәгендә "Преодоление" клубының чираттагы дәресе узган.
10 нчы марттан 5 апрельгә чаклы Биектау районындагы мәктәпләр арасында "Сәламәтлек турында рифмалар" дигән иҗади конкурсның җиңүчеләрен билгеләгәннәр.
Алабуганың "Астра" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен тарихка экскурсия уздырганнар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яр Чаллының "Солнышко" үзәгендә Россия тарихына багышланган чара узган. Балалар бу көнне "Эльбада очрашу" дигән фильм караганнар.

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Сәрдегән авылында  яшәүче Закирова Бибиниса Зыятдин кызына  шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Шушы көннәрдә “Тәтеш балкышы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасы ведомстволар арасындагы план буенча районның ерактагы торак пунктларына чыккан.  

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды белгечләре тарафыннан “Бала хокукы – уртак кайгырту” дип аталган арт-акция игълан ителде. Әлеге чараның төп идеясе балалар хокукын арт-объектлар форматында ачып бирүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International