Түбән Каманың 454 укучысы һөнәрләр фестивалендә катнашты

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Түбән Камада “Түбән Каманың 50 еллыгына – 100% квалификацияле эшчеләр” проектына багышланган “Түбән Каманың һөнәрләр фестивале” оештырылды. Бу чара Түбән Кама районы мәктәп укучылары арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Фестиваль 16 юнәлештә 11 урта һөнәри белем алу оешмасында  оештырылды. Шәһәр һәм районның 52 гомуми белем бирү мәктәбеннән барлыгы 454 укучы катнашырга теләк белдерде.

Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының профессиональ белем бирү бүлек җитәкчесе Илдар Яруллин, Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Татарстан Республикасы һөнәри белем алу һәм һөнәрчелекне күтәрү үзәге җитәкчесе Анна Сидоренко, белем бирү учреждениеләре  директорлары катнаштылар.

Җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International