“Асылташ” Яр Чаллы социаль-тернәкләндерү үзәгендә “Брейн Ринг – 2015” интеллектуаль уены узды

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының “Асылташ” социаль-тернәкләндерү үзәгендә ел саен уздырыла торган интеллектуаль уен - “Брейн Ринг – 2015” быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылды. Уенда балигъ булмаган балалар өчен  махсус учреждениеләрдән  6 команда көч сынашты. Шулар арасыннан Минзәлә районының “Тургай”, Мамадыш районының “Надежда”, Менделеевск  районының “Камские зори”, Түбән Кама шәһәренең “Балкыш” приютлары һәм ЯрЧаллы шәһәренең “Асылташ”  социаль-тернәкләндерү үзәге бар.

Очрашудан  тәэсирле мизгелләр калдырыр өчен “Асылташ” үзәге коллективы үзенчәлекле тапшыру әзерләде. Уенда иң кыю, көчле, белемле һәм җитез кызлар, егетләр катнашты.

Жюри составында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча социаль яклау идарәсе әйдәп баручы белгече җитәкче  Илнур Миңнегулов, Яр Чаллы шәһәре башкарма коммитетының “Бердәм Россия” җирле партиясенең баш белгече Алена Шәмсуллина,  Яр Чаллы шәһәренең ветераннар Советы рәисе Рәфыйк Имайкин, “Бердәм Россия” партиясенең җирле  бүлеге пресс-сәркатибе Алинә Миндубаева бар иде.

Яр Чаллы шәһәре “Асылташ” үзәгенең “Бойцы России” командасы беренче урынга лаек булды.  Командага кубок һәм “Бердәм Россия” партиясеннән махсус бүләк – Ижауга экскурсиягә барырга чакыру тапшырылды.

Икенче урынны шулай ук “Асылташ” үзәгенең  “Звезда” командасы яулады. Өченче урынга Мамадыш социаль йортыннан “Надежда” приюты командасы чыкты. Барлык командаларга диплом, кулдан эшләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чара фейрверк белән тәмамланды. Барлык катнашучылар Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан “Родина мать” мемориаль комплексына чакырылды. Яр Чаллы тарих музеенда да булырга мөмкинлек тудырылган иде.

                                                      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International