Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” үзәгендә “Һәйкәлләргә юл” акциясе узды

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “hәйкәлләргә юл” акциясе уздырылды. Бу уңайдан Урдалы авылы социаль хезмәткәрләре узләренең карамагындагы  сугыш ветераннарының каберләрен җыештырыга булыштылар  hәм  сугышта һаләк булган авылдашларына багышланган hәйкәл тирәсен тәртипкә китерделәр.

Шул ук көнне  үзәк хезмәткәррләре иҗтимагый hәм идарә тармагына караган территорияне  тәртипкә китерү максаты белән экологик өмәгә чыктылар.  Нәтиҗәдә, үзәккә беркетелгән территория көнкүреш чүпләреннән чистартылды, куакларның корыган ботаклары киселде, агачлар hәм юл каймалары агартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International