Зәй шәһәрендә яшәүче хатын-кызларга “Непокоренные - Буйсынмаганнар” медале тапшырдылар

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Зәй районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина хатын-кызларга тантаналы рәвештә истәлекле “Непокоренные - Буйсынмаганнар” медале тапшырды. Валентина Григорьевна Иванова һәм Галина Григорьевна Попова – Зәй районыннан Бөек Ватан сугышы вакытында фашист концлагерендә  тоткын булган бердәнбер кешеләр.

Әлеге ханымнарга сугыш чорында Ватан өчен нык һәм батыр торганнары өчен  дәүләт бүләкләре генә түгел, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров исеменнән һәр ел фасылы өчен оек-оекбаш эшләнмәләре дә бүләк ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International