Яшел Үзәннең психоневрология интернатында яшәүчеләр спорт ярышларында катнашты

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә Яшел Үзәннең балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбендә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спорт ярышлары узды. Биредә Яшел Үзәннең психоневрология интернатында яшәүчеләр дә актив  катнашты.  Алар шашка, шахмат, дартс, армрестлинг, өстәл теннисы  буенча ярышларда  уйнадылар.
Өч сәгатькә сузылган ярышлардан соң җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Интернат өчен чыгыш ясаган 15 кешенең 5се үз дисциплиналарында җиңүче дип табылды. Ә 5 кеше призер булуга иреште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International