2015 елның 28 нче апрелендә шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат Сараенда Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган тантаналы чара оештырылды.
Бу чара хезмәт куркынычсызлыгын булдыруга, хезмәтне саклау культурасын үстерүгә,эш урынында сәламәтлекне саклау, җәрәхәтләр алмау һәм профессиональ авыруларны кисәтүгә багышланган иде. Чара башында күргәзмә оештырылды, анда махсус киемнәр, шәхси саклану чараларын җитештерүче оешмалар үзләренең продукцияләрен күрсәттеләр, шулай ук хезмәтне саклау буенча техник-норматив әдәбият тәкъдим ителде. Эш бирүче оешмаларга зарарлы эш шартларында эшләүче хезмәткәрләре өчен заманча һәм файдалы булган шәхси куллану чараларын сайларга мөмкинлек булды, шулай ук аларга тәкъдим ителгән чаралар буенча киңәшләр дә бирелде.
Пленар утырышта шәһәрнең баш хезмәт инспекторы, “КАМАЗ” ААҖнең сәнәгый куркынычсызлык һәм экология Департаменты “ТПП-Проф Интех” Укыту – сертификация үзәге, социаль иминият фонды вәкилләре чыгыш ясады. Шулай ук шәһәрнең оешма җитәкчеләренә дә сүз бирелде. Алар үз чиратында хезмәтне саклау буенча үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чарада шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе дә чыгыш ясады.
Тантаналы чара бәйрәм концерты һәм “Спектр Поволжье» компанияләр Берлеге тарафыннан оештырылган лотерея уйнату белән төгәлләнде. Лотерея буләкләр хисабына шәхси куркынычсызлык өчен җыелма, көнкүреш техникасы, шулай ук 5 эш урынына аттестация үтү һәм җитәкчеләрне хезмәтне саклау буенча укытуга сертификат уйнатылды.
Бу чарада барлыгы 130 эш бирүче катнашты.