ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Шушы көннәрдә Питрәчнең “Шатлык” приюты 4 нче һәм 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучылары соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкада катнаштылар.
Шушы көннәрдә кадрлар потенциалын үстерү Планы буенча Биек Тауның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре “Командообразование” дигән темага чираттагы тренингта катнашты.
Шимбә 23 майда “Мега” сәүдә үзәгендә Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан шәһәре мэриясе белән берлектә вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Килгән кунакларны керүгә “вакансияләр ярминкәсе” дигән кызыл майка кигән промоутерлар каршы алды.
Шушы көннәрдә беренче каналда “Мужское/женское” программасында Югары Ослан районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында торучы гаилә турында сюжет чыкты. Госман Вәлиуллин белән Сәкинә Кашапова  2011 елда танышкан, ә тормышларын бергә әле күптән түгел генә корганнар.
Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында ел саен уздырыла торган профессиональ осталык конкурсында катнаштылар.

22
май, 2015 ел
җомга

Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары “Орион” яшьләр үзәгендә үткән “Современные подходы в работе с молодой семьей” II мастер-класслар фестивалендә катнашты.

20нче майдан 22нче майга кадәр Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләргә һәм татарстанлыларга мәшгульлек үзәге күрсәткән дәүләт ярдәмнәре турында мәгълүмат бирү өчен “Дәүләт ярдәмнәре ярминкәсе” ачык ишекләр көне үткәрелде.
Бүген Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте. Чарада мәшгульлек үзәгендә учетта торучы эшсез кешеләр ккатнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International