Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре профессиональ осталык конкурсында катнашты

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында ел саен уздырыла торган профессиональ осталык конкурсында катнаштылар.

Әлеге чара Азнакай районы Сухояш авылында үткәрелде.  Профессиональ осталык ярышында сыер савучылар, терлекчеләр, механизаторлар катнашты. Конкурста катнашырга теләүчеләр өчен яшь чикләүләре куелмаган иде.  Шуңа күрә 18 яшьлекләр белән беррәттән күпъеллык хезмәт стажы булганнар да ярышты.

          Конкурс  тәмамланганнан соң Азнакай  районы башлыгы җиңүчеләргә  грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

          Чара районда эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләрне авылда төпләндеру буенча үткәрелгән профориентацион эшнең бер өлеше булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International