Казанда 146 кеше эшкә урнашты

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
    Шимбә 23 майда “Мега” сәүдә үзәгендә Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан шәһәре мэриясе белән берлектә вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Килгән кунакларны керүгә “вакансияләр ярминкәсе” дигән кызыл майка кигән промоутерлар каршы алды.
    Тамашачыга 1500 вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Ярминкә эшчәнлегендә 25 оешма, 2 кадрлар агентлыгы катнашты. Алар 15000 вакансия тәкъдим итте, шуларны 500 яшьләр өчен.
    Ярминкә сәгать 12.00дән 16.00кә хәтле эшләде. Шул вакыт эчендә анда 1263 кеше катнашты. Шулай ук килгән кешеләргә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелде, белгечләр консультация үткәрде, профориентациягә юнәлдерелгән тестирование үтү мөмкинлеге булды.
    146 кеше эшкә урнашу өчен юнәлтмә кәгазе алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International