Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш табуда авырлыклар кичергән гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды

2015 елның 22 мае, җомга
Бүген Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте. Чарада мәшгульлек үзәгендә учетта торучы эшсез кешеләр ккатнашты.
Ярминкәгә Әлмәтнең 5 оешмасының  кадрлар бүлеге вәкилләре чакырулы иде. Алар: “Вариант”, “Снежинка”, “ ТНГ-АлГИС”, “Союз-Агро”, «ТМС-ТрубопроводСервис».
Килүчеләргә 35 вакансия тәкъдим ителде: контролер, электромонтер, слесарҗ-сантехник, пешекче, официант һ.б.
Ярминкәгә 86 кеше килде. 9 кеше курсларда укырга теләк белдерде, 12 кеше профориентациягә юнәлтелгән тестирование үтте. Эшкә урнашуга 4 юнәлтмә кәгазе бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International