ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга
Бүген Питрәч районы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр приюты социаль педагогы һәм финанс ПДД РТ һәм белем бирү программасы башлыгы Юлия Саферова белән юл йөрү куркынычсызлыгы һәм агитация пропагандасы буенча дәрес-сөйләшү үткәрелде.

27 майда Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсе уздырачак.

Авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды 2015 нче елның 1 июннән 15 сентяберенә хәтле Россия Федерациясе субъектларында “Үз иреклеләр - балаларга” IV Бөтенроссия акциясен оештыра. 
“Мастерская взросления” программасының эше кысаларында Түбән Каманың “Веста”  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы социаль адаптацияләшүдә авырлыклар кичерүче яшүсмерләр өчен дәресләр үткәргән.
Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының иң кечкенә балалары физик-сәламәтләндерү “Веселые старты” чарасында катнашты.

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

21 майда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча чираттагы комиссия утырышы үтте.

23 майда Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан шәһәре мэриясе белән берлектә вакансияләр ярминкәсе уздырачак. Шәһәрнең 25 оешмасы 1500 артык вакант урын тәкъдим итә. Шулай ук килгән кешеләргә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтәчәкләр, белгечләр консультация үткәрәчәк, профориентациягә юнәлдерелгән тестирование үтү мөмкинлеге булачак.
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.  Әлеге чарада шәһәрнең 8 предприятие һәм оешмасы катнашкан.

Түбән Новгород өлкәсенең Городец шәһәрендә психоневрологик интернатта тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында ел саен уздырыла торган мини-футболның чираттагы турниры узды.

“Родные лица Победы” социаль-гуманитар республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында  фотокитап чыгарыр өчен Бөек Ватан сугышында катнашучы 6 ветеран турында материал җыеп басмага тапшырылды. Алар Түбән Кама районында яшәүче Ибраһим Миндубаев, Екатерина Демидова, Мөхәммәт Закиров, Елена Хорькова, Николай Коновалов, Владимир Акимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International