Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Дәүләт ярдәмнәре ярминкәсе”нә нәтиҗәләр ясаганнар

2015 елның 22 мае, җомга
20нче майдан 22нче майга кадәр Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләргә һәм татарстанлыларга мәшгульлек үзәге күрсәткән дәүләт ярдәмнәре турында мәгълүмат бирү өчен “Дәүләт ярдәмнәре ярминкәсе” ачык ишекләр көне үткәрелде.
    Әлеге чара кысаларында эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл артында “Выгодное партнерство” дигән темага очрашулар үткәрелде.
    Барысы 3  очрашу оештырылды, аларда төрле һөнәр өлкәләреннән 90 эш бирүче катнашты. Беренче тапкыр килгән эш бирүчеләр хезмәттәшлек итүнең шартларын белеп сөенде. Әйтик,  инвалид эшкә алынса, хезмәт хакы түләү өчен киткән чыгымнар өлешчә компенсацияләнәчәк.
    Ачык ишекләр көне кысаларында эшсез халыкны вакант урыннарга урнаштыру максатыннан эш тәкъдим итүчеләр белән очрашулары үткәрелде. Эш табуда авырлыклар кичергән кешеләр һәм инвалидлар өчен ике ярминкә оештырылды.
    Ярминкәләрдә Әлмәт районының 20 эш бирүчесе катнашты. Алар арасында: “ТМС групп”, “Союз-Агро”, “Вариант”, “Булгарнефть”, “Татинтек”, “Снежинка”, “Торговый двор” һ.б.
    Кадрлар агентлыгы вәкилләре киләсе вакант урыннарга хезмәткәрләр эзләде: вахтер, инженер-технолог, урам җыештыручы, машина йөртүче, кондуктор, слесарь һ.б. Барлыгы 200 вакансия тәкъдим ителде.
    Әлеге чараларда 239 кеше катнашты. 22 эшкә урнашырга юнәлтү кәгазе бирелде, 26 кеше курсларда уку теләге белдерде.
    “Әлмәтнең транспорт идарәсе” халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә эшсез халыкны троллейбус йөртүчесенә укырга чакырды, укып бетергәч эшкә урнашу гарантиясе бирелде.
    Хәрби комиссариат вәкилләре халыкны контракт буенча хезмәт итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International