ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре Югары Ослан районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайттылар

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Югары Ослан районында ТР Иҗтимагый палатасы көне узды.
    Районга Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы вәкилләре килү кысаларында гражданнар җәмгыяте институтларының үсеше мәсьәләсе буенча Иҗтимагый совет вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль  хакимият органнарының хезмәткәрләре, дини оешмалар вәкилләре катнашында  түгәрәк өстәл утырышы узды.
    Килгән кунаклар Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына да керде һәм “Натюрморт” автор эшчәнлеге сурәтен бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International