Яр Чаллының “Доверие” үзәге белгечләре мастер-класслар фестивалендә катнашты

2015 елның 22 мае, җомга

Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары “Орион” яшьләр үзәгендә үткән “Современные подходы в работе с молодой семьей” II мастер-класслар фестивалендә катнашты.

Гөлназ Мансурова кешенең иҗади үсешенә юнәлтелгән “Отражение меня. Танцы и жизнь” мастер-классын үткәрде. Татьяна Грачева һәм Вадим Япаев күрсәткән “На одной волне с ребенком” местер-классы ата-аналарның җаваплылыгын арттыруга каралган иде. “Доверие” үзәге психологларының мастер-класслары фестивальдә катнашучылар арасында зур уңышка иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International