Соң килгән мәхәббәт тарихы

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Шушы көннәрдә беренче каналда “Мужское/женское” программасында Югары Ослан районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында торучы гаилә турында сюжет чыкты. Госман Вәлиуллин белән Сәкинә Кашапова  2011 елда танышкан, ә тормышларын бергә әле күптән түгел генә корганнар.
    Сәкинә Кашапова 1983 елда Саба районында туа.  Әтисе фронтта вафат була, ә ике апасы сугыш елларының авырлыгыннан үлә. Сәкинә Кашапова әнисе белән бер үзе кала. Әнисе вафат булганнан соң иске өйдә яшәү мөмкинлеге дә калмагач, ул авыл советына мөрәҗәгать итә шуннан аны Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортына урнаштыралар. Монда ул 5 ел яши, шушында ук Госман Вәлиуллин белән таныша.
    Госман Вәлиуллин 1949 елгы, үзе Питрәч районыннан. Аннан кала гаиләдә 7 малай була, авыру сәбәпле бер-бер артлы вафат булалар. Госманга 14 яшь булганда әти-әнисе дә үлә. Өлкән абыйсы белән үзе генә кала ул. Абыйсы өйләнгәннән соң Госман Гомәр улы Птрәч районы  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яшәргә дип мөрәҗәгать итә. Ул интернатка урнашып озак та үтми учреждениене ябалар, ә Госман абыйны Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортына җибәрәләр. Анда ул Сәкинә Кашапова белән таныша.
    Интернатта торган вакытларында өлкәннәр дуслаша, һәрвакыт бер-берсенә якын булырга тырыша,  буш вакытларын гел бергә үткәрә. 2015 нче елның гыйнвар аенда Госман Вәлиуллин белән Сәкинә Кашапова арасында  Ислам кануннары буенча никах укытылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International