Бүген "Добровольцы – детям" IV Бөтенроссия акциясе һәм Халыкара дуслык көне кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә ишегалды мәйданчыкларында «Вместе весело шагать» дигән чара оештырдылар.
Балалар зирәклек һәм үткен зиһен белән барлык сынауларда, эстафеталарда, викториналарда катнаштылар, һавага шарлар очырттылар, «Давайте дружить» дип исемләнгән флешмобта күңел ачтылар. Катнашучыларга бигрәк тә ишегалды уеннары ошады, нәтиҗәдә алар ата-аналары белән уңай тойгылары белән уртаклаштылар, бәйрәмне бик яхшы бәяләделәр.
Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.