ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә, Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре “Сәламәтлек көне” дигән дәрес үткәрде. Чара “Жизнь без наркотиков” Республика антинаркотик акциясе һәм “Мин яшәүне сайлыйм” программасы кысаларында оештырылды.

Бүген Әлмәтнең "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Сабантуй" спорт бәйрәме узды. Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты.

Бүген Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагында торучы Мәгъсүп Мдьяровка 70 яшь тулды.

Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә җәйгә мәктәп укчыларын эшкә урнаштыру буенча  вакантлы эш урыннары ярминкәсе дәвам итә. 30 дан артык шәһәр һәм район оешмалары  350 кешене эшкә алырга әзер. 

Бүген Питрәч районының  “Шатлык” приютында тәрбияләнучеләр янына балалар журналы “Ялкын” редакциясеннән кунаклар килде. 

Бу көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең “Солнышко” физик мөмкинлекләре  чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен үткәрделәр. Белгечләр эшчәнлегенә тиешенчә бәя бирелде.
«Президент  белән  бергә» программасы нигезендә бүген Кукмараның “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар Кукмара районының музеена бардылар. Музейга баруның төп сәбәбе Кукмара районы тарихын өйрәнү иде.
Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Васильево шифаханәсенә бардылар. 

Бүген Биектауның "Эмет" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр. Чарада Биектау районы башлыгы да катнашты. 

«Праздник на дом» социаль проект кысаларында Алабуганың "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре мари авылына "Пеледыш Пайрем" чарасын үткәрергә бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International