Зәйнең "Радость" үзәге белгечләре бәйрәм чарасы уздырдылар

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген Халыкара дуслар көне кысаларында Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ булган утыз гаилә өчен чара уздырдылар.

Биредә балаларның һәм ата-аналарның тормыш күнекмәләренә, җаваплы тәрбия бирү пропагандалауга игътибар ителде.

Чара кысаларында ата-аналар белән әңгәмә, психологик дәресләр, наркоманияне профилактикалау дәресләре үтте.

Очрашуда янгын куркынычсызлыгы, үз-үзеңне суда тоту кагыйдәләренә дә басым ясалды. Әлеге тема буенча гаиләләргә белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International