Бөгелмә районының “Возрождение” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган берничә чара узды. Үзәк белгечләре һәм өченче номерлы урта мәктәп волонтерлары балалар өчен төрле уеннар әзерләделәр.
Алар җитезлектә, тизлектә ярыштылар, табышмаклар чиштеләр. Ата-аналар шулай ук ярышларда катнашты, күңел ачты, кәефләрен күтәрде.Барысы өчен дә төп сюрприз “Воздушные шары” тамашасы булды. Аны “Ортопед и Я” һәм “Агенство впечатлений” оешмалары хезмәткәрләре әзерләде. Балаларга йомшак уенчык һәм тәмле сый өләштеләр.
Бәйрәмне оештыручылар сүзенә караганда, мондый чаралар позитив күңел атмосферасы, эмоциональ иминлек бүләк итә.