Кукмараның “Тылсым” үзәге белгече медаль белән бүләкләнде

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген Качалов исемендәге Казан дәүләт академия Зур драма театрында Татарстан Республикасы социаль хезмәткәрләре форумы узды. Барлык катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов тәбрикләде һәм рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Почет грамоталары тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Кукмараның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Әлфия Насыйбуллина да бар. Аңа "Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре" номинациясендә медаль тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International