Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уздырылды. Әлеге чарада төрле уеннар уйнатылды.
Инвалидлар өчен коляска ярышы, утырып балык тоту уены оештырылды. Сабантуй барысына да бик ошады.