Лаешның тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар Сабантуйны билгеләп үткәннәр

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Лаешның физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар Сабантуй бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Чара барышында балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән танышканнар. Тернәкләндерү үзәгендә тәрбия алучылар чүлмәк вату, таяк тартышу, капчык киеп, йомырка кабып йөгерү кебек ярышларда бик теләп катнашкан. Тәрбияләнүчеләр зирәклек һәм үткен зиһен белән барлык сынауларны да бик яхшы уздылар. Иң активларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чараны оештыручылар милли спорт ярышлары балаларда патриотизм, толерантлык, кешелек кыйммәтләрен тәрбияләргә ярдәм итә дип ышаналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International