Эш эзләүче әтнәлелергә вакансияләр тәкъдим ителде

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген Әтнә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада  районның район оешмалары вәкилләре катнашкан.

Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге белгечлекләр буенча вакансия тәкъдим ителгән: кондитер, технолог, ветеринар табиб, пешекче, шәфкать туташы, фельдшер, тимерче, җыючы.

Ярминкәдә барлыгы 37 кеше булган. Әңгәмә нәтиҗәләренә карап, эшкә урнашу өчен  3сенә юллама бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International