Бүген Лаеш районының физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә 50 ел бергә тигез гомер иткән гаилә парлары катнашты.
Чараны оештыручылар балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр. Тәрбияләнүчеләр педагоглары белән бергә шигырьләр һәм җырлар әзерләде. Тәрбия алучылар конкурсларда, викториналарда катнашты, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде.
Бәйрәм азагында тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кунакларларга истәлекле сувенирлар һәм кыр чәчәкләре бәйләмнәрен тапшырдылар.