Балтачның “Наз” үзәгендә социаль хезмәткәрләр җыелышы узган

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Бүген Балтачның “Наз”социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 46 социаль һәм 8 медицина хезмәткәрләре җыелышы узган.

“Наз” үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева 442 номерлы Федераль закон буенча барлыкка килгән сорауларга җавап бирде.  Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина катнашучыларга социаль хезмәткәр кодексы турында искәртте һәм социаль хезмәткәрләрнең ял чорында инвалидларга һәм өлкәннәргә игътибарны көчәйтү кирәклеге турында әйтте. Пенсия Фонды Идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина пенсияләр турында сөйләде һәм ана капиталын алу тәртибен аңлатты.

Җыелыш ахырында “Наз” үзәге җитәкчесе туган көннәре июнь аенда булган хезмәткәрләрне тәбрикләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International