Балтач районында һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Балтачның халыкны эш белән тәэмин итү белгечләре Салаул Сардыганы авылына мобиль мәшгульлек үзәге белән чыктылар. Әлеге чараның максаты- күп балалы гаиләләргә профориентацион ярдәм күрсәтү.

          Гражданнар белән профориентацион әңгәмә барышында профессияне дөрес сайлау, Татарстан Республикасында урнашкан уку йортлар, хезмәт базарында соралган профессияләргә аеруча басым ясалды. Шулай ук, заманча технологияләнгән компьютерлар ярдәмендә профориентацион тестлар уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International