Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Бөгелмәнең “Возрождение” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбия алучылар “диңгез сәяхәтенә” барып кайттылар.
Чарада үзара гаилә командалары ярышты. Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге чара катнашучылар күңелендә бары тик уңай, позитив хисләр калдырды. Соңыннан һәр катнашучы да истәлекле бүләк иясе булды.