Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Бөгелмәнең “Салават күпере” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Алевтина һәм Виктор Пашутиннар гаиләсенә кунакка бардылар. Аларның киләсе елга алтын туйларын билгеләүләре ачыкланды.
Бу көнне шулай ук Пашутиннар гаиләсен Бөгелмәнең "Ялкын" приютында тәрбия алучылар, социаль яклау бүлеге башлыгы Ильмира Әхмәтова, "Радуга" комплекслы үзәге җитәкчесе Альбина Татлыева һәм башкалар тәбрикләде.