ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2019 елдан Татарстанда «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру проекты гамәлгә ашырыла.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Толерантлык – тынычлыкка юл» темасына тематик сәгать оештырдылар. Балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән РФ террорчылык идеологиясенә каршы тору планы кысаларында җәмгыятьтә толерантлык мәсьәләләрен карадылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.

15 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Әниләр көне алдыннан Россиядә «Әниләр – безнең йолдызлар» дигән яңа зур флешмоб үткәрәләр.

Балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу һәм нормальләштерү өчен шартлар тудыруга, балаларны гаиләгә кайтаруга юнәлдерелгән «Гаилә кунак бүлмәсе» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында попечительләр советларының уртак киңәйтелгән утырышлары дәвам итә.

15 ноябрь көнне Шилнәбаш авылында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар Тукай район хастаханәсенә диспансерлаштыру узу өчен китерелде. Бу юнәлештә эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Ютазы районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы әйберләр җыю буенча акция узды. Чара авыр вакытларда бердәмлек һәм үзара ярдәмләшүнең ачык мисалы булды.

13 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Наталья Королева тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International