2019 елдан Татарстанда «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру проекты гамәлгә ашырыла.
«Өлкән буын» проекты – «Демография» милли проекты инициативаларының берсе. Федераль проект кысаларында озак вакытлы карау системасы төзелә, аның ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр гаиләдә мөмкин кадәр озаграк кала һәм гадәти шартларда ярдәм ала ала.
Өлкәннәргә һәм инвалидларга өй шартларында максималь озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән стационарны алмаштыра торган технологияләр арасында түбәндәгеләрне аерып күрсәтергә мөмкин:
- «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә», ул республикада 2017 елдан гамәлгә ашырыла;
- 2019 елдан бирле республиканың барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында эшләүче Карау мәктәпләре;
- «Карау буенча ярдәмче» технологиясе 2019 елдан дәүләтнеке булмаган социаль хезмәт күрсәтүчеләрне җәлеп итеп гамәлгә ашырыла.