«Опека» үзәгендә балигъ булмаганнар белән тематик сәгать уздырдылар

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Толерантлык – тынычлыкка юл» темасына тематик сәгать оештырдылар. Балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән РФ террорчылык идеологиясенә каршы тору планы кысаларында җәмгыятьтә толерантлык мәсьәләләрен карадылар.

Чара барышында балигъ булмаганнар яшьтәшләре белән аралашуда килеп туган теге яки бу хәлләр, алардан ничек чыгу юлын табулары турында сөйләделәр. Дәрестә катнашучы һәркем киңәшләр белән тематик буклетлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International