Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Бүлекчәдә тәрбияләнүчеләр «Деменциянең иртә стадиясендә өлкәннәр белән эшләү буенча күнегүләр җыентыгы» дигән беренче блокнотлар ясауга керештеләр. Аларны социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрү өчен кулланачак. Деменциянең башка стадияләре өчен тагын ике җыентык булдыру планлаштырыла.
Әзер блокнотлар өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләренә социаль хезмәткәрләрнең эшен оештыру өчен тапшырылды.