Балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу һәм нормальләштерү өчен шартлар тудыруга, балаларны гаиләгә кайтаруга юнәлдерелгән «Гаилә кунак бүлмәсе» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында попечительләр советларының уртак киңәйтелгән утырышлары дәвам итә.
«Гаилә кунак бүлмәсе» проекты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Бу юлы эстафетаны Түбән Кама районындагы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Республика махсуслаштырылган балалар йортының Яр Чаллы филиалы һәм Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты кабул итте.
14 ноябрьдә «Асылташ» приюты базасында югарыда күрсәтелгән оешмаларның попечительлек советларының уртак киңәйтелгән утырышы булды. Чараны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының гаиләне яклау, аталык, аналык һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашында үткәрде.
Чарада шулай ук муниципаль районнар, шәһәр округлары башкарма комитетларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре, иганәчеләр һәм хәйриячеләр катнашты.
Кунаклар учреждениеләрдә булдылар, аларның эше һәм гаилә кунак бүлмәләре белән таныштылар.
Утырыш кысаларында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары вәкилләренә балаларны туган гаиләләренә кайтару максатында һәр гаиләдә булган проблемаларны оператив хәл итүне тәэмин итү, профилактика системасы субъектлары эшен оештыруны нәтиҗәле контрольдә тоту буенча йөкләмәләр бирелде.
Чара кысаларында шулай ук иганәчеләргә һәм волонтерларга – учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгытуда ярдәм итүчеләргә – рәхмәт хатлары тапшырылды.