Ютазы районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы әйберләр җыю буенча акция узды. Чара авыр вакытларда бердәмлек һәм үзара ярдәмләшүнең ачык мисалы булды.
Берничә җыю пункты оештырылды. Теләге булган һәркем җылы курткалар, свитерлар, бүрекләр, оекбашлар һәм башка кием-салым алып килә алды. Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар акциядә актив катнаштылар. Алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы оекбашлар бәйләделәр. Район мәктәпләре волонтерлык хәрәкәтләре белән берлектә әйберләрне барларга һәм төргәкләүдә булыштылар.
Җыелган әйберләр махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.