Тукай районының өлкән яшьтәге авыл халкын диспансерлаштыру узу өчен хастаханәгә китерделәр

2024 елның 15 ноябре, җомга

15 ноябрь көнне Шилнәбаш авылында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар Тукай район хастаханәсенә диспансерлаштыру узу өчен китерелде. Бу юнәлештә эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.

2024 ел башыннан Тукай район хастаханәсенә гражданнарны китерү буенча социаль хезмәт муниципаль районда яшәүче 1 669 өлкән яшьтәге гражданга күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International