13 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Наталья Королева тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара үткәрде.
Дәреснең максаты – балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм урамда үз-үзләрен куркынычсыз тоту турындагы белемнәрен системалаштыру.
Балалар шигырьләр укыдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уеннар уйнадылар. Алар еш очрый торган юл билгеләре, юл хәрәкәтен көйләү чаралары һәм транспорт чараларының танып белү билгеләре белән мавыктыргыч формада таныштылар.